Галимнәр узган төндә Кояшта иң көчле шартлауның булуын теркәделәр. 2011 елның августыннан соң андый шартлауның барлыкка килгәне юк иде. Галимнәр билгеләп узганча, бу шартлауның 8 мартта магнит өермәсен китереп чыгару ихтималы бар.
Тикшерүчеләр март башыннан бирле Кояшның активлыгы артуын хәбәр итәләр. Кояшта беренче шартлау 4 марттан 5сенә каршы төндә барлыкка килде. Аннары тагын берничә зур булмаган шартлауның булуы теркәлде. Ә бүген төнлә барлыкка килгән шартлауны белгечләр иң зур категория — X5 классы белән бәяләде.
Галимнәр фикеренчә, Кояштан чәчрәп чыккан кисәкләр Җиргә зыян салмаслардыр, шулай да 8 һәм 9 март көннәрендә геомагнит өермәләре булуы ихтимал.
Чыганак: «Татар-информ»

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел