Американың Әфганстандагы авиабазасында килеп чыккан хәл бәлки алдан уйлап та эшләнмәгәндер, шулай да аның аркасында күпләр коткыга бирелде. Бу гыйбрәтле вакыйга мөселманнарның ачуын китерде һәм алар урамга чыгарга мәҗбүр булды. Хәтта АКШ Президенты Барак Обаманың әһле ислам алдында гафу үтенүе дә, тикшерү үткәреп, кайбер җитәкчеләрне җаваплылыкка тартачаклары турындагы хәбәрләр дә тәэсир итмәде.
Мондый гамәл акылсыз кешеләрнең генә эше дип бәяләнергә хаклыдыр. Әле алай гына да түгел, андый вәхшилек җинаять буларак та хөкемгә тартылырга тиешле. Ә, югыйсә, АКШ Президенты Барак Обама Әфганстан Президенты Хәмит Карзайдан гафу дә үтенгән иде. Коръән әфганнарның казанышы гына түгел, ул 1 миллиард мөселман өммәте өчен изге китап.
Дөрес, дин һәм пәйгамбәрләр һәрчак һөҗүм итүләргә дучар булганнар. Аллаһны танымаган бәндәләр Аның пәйгамбәрләрен дә инкарь итә. Бу Кыямәт көненә кадәр шулай дәвам итәчәк. Каршылык күрсәтү дә, ачулану да — бернәрсә дә үзгәртә алмый моны. АКШның хәрби-һава көчләре базасында Коръәнне яндыру вәхшилеге исламга каршы кылынган соңгы җинаять булмаячак. Нәкъ мондый актның тамыры тирәндә ята. Без андый вакыйгаларга артык әһәмият бирсәк, ярага тоз сипкән кебек булырбыз. Менә шулар экстремизм килеп чыгуның нигезен тәшкил итә, алар белемсезлектән хасыйл була.
Безгә сынатмаска кирәк, дошманнар алдында сабырлык, түземлелек күрсәтү мәслихәт. Чөнки аларның исламны мыскыл итүләре коткы китереп чыгаруга юнәлдерелгән. Дөрес, кайберәүләргә җавап чараларына үзерләнү максатка күбрәк ярашлы булып тоела. Минем уйлавымча, мондый коткыларга артык кискен җавап бирү акыллылыкны күрсәтми.
Доктор Әл-Амаль ХАЗЗАНИ

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел