2012 ел Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызу өчен инвесторларның актив җәлеп ителәчәген белдерде.
Искәртеп узабыз, бүген республика башлыгы ТР Хөкүмәте йортында хатын-кыз журналистлар белән очрашты. «Бүгенге көндә Татарстанда тарихи-мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызуга ярдәм итүче кешеләр күп. Мисал өчен, Болгар һәм Зөя шәхси инвестицияләр, предприятиеләр хисабына торгызыла. Шул ук вакытта, моңа соңгы акчаларын бирүче кешеләр бик күп, хәтта пенсионерлар да әлеге зур эшкә үз өлешен кертә», — дип ассызыклады республика башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, 2012 елның Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителүе тикмәгә түгел. «Без инвесторларны актив җәлеп итәчәкбез, шулай ук тарихи объектларны саклау һәм яңадан торгызу эшендә актив катнашучы кешеләрне дә билгеләп үтәчәкбез», — дип белдерде Р.Миңнеханов.
Ул кешеләрнең хатирәләр белән яшәвен, мисал өчен, балачаклары узган урыннарга кайтырга яратуларын билгеләп үтте. Казан — бай тарихи традицияләре, тарихы булган уникаль шәһәр — бу, аның фикеренчә, республиканың зур өстенлеге.
«Казан, Зөя, Болгар, Раифа — боларның барысы да безнең байлык. Туризмны үстерүдән тыш, тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызуның тәрбияви әһәмияте дә зур дип уйлыйм. Балаларыбыз безнең үз тарихыбызга нинди мөнәсәбәттә торуыбызны күрәчәк. Тарихи һәйкәлләрне саклау һәм яңадан торгызуга акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләрнең саны елдан-ел артыр дип өметләнәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Чыганак: "Татар-информ"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел