Ярышлар мөселман яшьләре арасында шахмат буенча республика ярышларына катнашучылар сайлау максатыннан үткәрелде.
Россия Ислам университетында вуз студентлары арасында шахмат турниры узды. Ике көн дәвам иткән ярышларда 15 кеше катнашты.
Ярышларның инициаторы һәм оештыручысы — студентлар советы рәисе, теология факультетының беренче курс студенты Тимур Фәттахов. Вузның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярышлар мөселман яшьләре арасында шахмат буенча республика ярышларына катнашучылар сайлау максатыннан үткәрелгән.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча, лингвистика факультетының беренче курс студенты Рөстәм Мирзашәрипов — беренче, теология факультетының беренче курс студенты Тимур Фәттахов — икенче, ислам фәннәре факультетының дүртенче курс студенты Абдулла Нәбиев өченче урынны яулады.
Җиңүчеләргә мактау грамотлары, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды дип хәбәр итте "Татар-информ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел