Кичә Татарстан Президентына 55 яшь тулды. Татарстанның күп мәсьәләләрдә алдынгы төбәккә әйләнүендә, һичшиксез, Рөстәм Нургали улы Миңнехановның да өлеше бар. Нәкъ менә ул Премьер-министр вакытында ук Татарстанның икътисадый күрсәткечләре яхшырды. Моннан тыш, ул рухи кыйммәтләрне торгызуга да үз тырышлыгын куючы җитәкчеләрнең берседер.
Моннан 2 ел элек Илбашы булгач, аңа икътисад белән генә түгел, сәясәт белән дә шөгыльләнергә туры килде. Республикадагы рухи мәсьәләләрне ул шунда ук үз кулына алды һәм Президент аппаратында яңа оешма — дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсен барлыкка китерде. Идарәнең җитәкчесе итеп мөселманнарга яхшы таныш булган Марат Гатинның билгеләнүе дә Президентның әһле ислам арасында абруен күтәреп җибәрде.
Узган 2011 ел мөселманнар өммәте өчен аеруча истәлекле булды диясе килә. Ник дигәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчеләре арасыннан беренчеләрдән булып, Ураза һәм Корбан гаете вакытында «Мәрҗани» мәчетенә килеп, бәйрәм тантаналарында катнашты. Ул вәгазь тыңлап кына калмады, башкалар белән бергә гает намазын да укыды. Ул шулай ук күз явын алырдай итеп төзекләндерелгән «Апанай» мәчетенең ачылышында да катнашты. Хәзерге вакытта республикада икътисадның хәләл секторы үсештә икән, биредә шулай ук Татарстан Президентының өлеше бар. Рөстәм Миңнеханов мөселман илләреннән инвестицияләр җәлеп итү темасы белән дә кызыксына. Илбашы мөселманнар арасында яхшы таныш Ислам бизнесын һәм финансын үстерү буенча коммерцияле булмаган фонд президенты Линар Якуповка беренчеләрдән булып игътибарын юнәлтте. Л.Якупов бүген Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы белән җитәкчелек итә. Нәкъ Линар Якупов Россиягә ислам инвестицияләрен җәлеп итүдә күп көч сарыф кылучы идеолог булып тора.
Ә безгә исә Президент Рөстәм Миңнехановны туган көне беләп котлап, аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, Татарстан халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуда уңышлар, Аллаһының рәхмәтенә ирешү насыйп булсын дип телисе генә кала.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел