Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов мөселман календарьларын чыгаручы нәширләр белән очрашты. Билгеле булганча, татарларда намаз вакытларын үз эченә алган календарь чыгару традициясе электән үк яшәп килә. Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов әлеге изге эшне башлап йөрүчеләргә рәхмәт белдерде. Шулай ук мөфти барлык нәшриятлар өчен дә биш вакыт намаз вакытларын бердәйләштерү кирәклегенә басым ясады.
Очрашуга Татарстанда мөселман календарьларын чыгаручыларның барысы да диярлек җыелган иде. Совет чорыннан соң яңадан календарьларны китап рәвешендә чыгаруга да инде ике дистәләп вакыт узган. Календарьларны китап формасында чыгару фикере авторы Фәния Хуҗиәхмәт мөфтигә нәширләр эшчәнлеген игътибар үзәгенә алуы өчен рәхмәт җиткерде һәм шулай ук үзенең фикер-тәкъдимнәре белән дә уртаклашты. Фәрит хәзрәт Салман, Вәлиулла хәзрәт Якупов, Рөстәм Гәрәев, Рамил Сафиуллин, Хәлил Шәриф, Нәсимә Мөхәммәтсадыйк кебек нәширләр, шулай ук «Акчарлак» газетасы хезмәткәре халыкка бердәйләштерелгән намаз вакытлары тәкъдим итүне хуплады. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга КФУның астрономия кафедрасы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән һәм ТР МДНнең Голәмәләр Шурасы тарафыннан каралган һәм ТР МДНнең Президиумы тарафыннан расланган 2013 елга намаз вакытлары тапшырылды дип хәбәр итте "Думрт.ру".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел