Узган атнаның пәнҗешәмбесендә 3 җинаятьче Казанның Магистраль урамындагы мәчетен таларга ниятли. Угрылар сәдака салу өчен тимердән эшләнгән авыр сейфны бинадан алып чыгалар, тик ерак китә алмыйлар, 50 метрлап ара узгач, аны ташлап калдырырга мәҗбүр булалар, дип хәбәр итә ProKazan.ru порталы.
Соңрак алынган мәгълүматларга караганда, төнлә 3 билгесез адәм мәчет ишеген шакый. Алар үзләрен полиция хезмәткәрләре дип белдергәч, каравылчы ишекне шунда ук ача. «Ишекне ачуга, алар минем кулларны боргычладылар, ниндидер документлар күрсәттеләр, наркотик матдә эзләргә килгәнлекләре турында әйттеләр, бу хакта шикаятьләр булуын белдерделәр»,-дигән каравылчы. Каракларның икесе битлек кигән, кораллары да бар икән.
Сәдака салу өчен үзгәртеп эшләнгән авыр тимер тартманы алар шунда ук табып ала һәм ачкычны эзләргә керешәләр. Бу мәсьәлә буенча каравылчыга мөрәҗәгать итәләр. Каравылчы аларга берничек тә булыша алмавы турында әйтә, чөнки ул ачкычның кайдалыгын үзе дә белми икән.
Мәчеттә сейфны ачу мөмкин түгеллеген аңлаган угрылар, аны үзләре белән алып китмәкче булалар. Әмма 50 метрлап ара баргач, авыр тартманы ташлап калдырырга туры килә. Сейфта күпме акча булганлыгы мәгълүм түгел.
Начар ният белән йөрүчеләрнең берсен каравылчы танып кала. Хәзер аларны эзләп табуы авыр түгел, ди полиция хезмәткәрләре.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел