2012 елның 26 февралендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышлары буенча республика ярышлары үткәрде.
Ярышларның төп максаты — яшьләр арасында физик тәрбия һәм спортны популярлаштыру, кышкы спорт төрләренә тарту; ТР МДНнең физик-сәламәтләндерү эшчәнлеген арттыру, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны тарату, Диния нәзарәтенең чаңгы спорт төре буенча командасын туплау.
Ярышлар Казан шәһәре Идел буе районының 136нчы мәктәбендә үтте. Анда Нурлат, Чистай, Ютазы, Яңа Чишмә, Буа, Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск, Зәй, Апас, Мөслим, Сарман, Азнакай районнары, шулай ук Казан шәһәре спортчылары катнашты.
Беренче урынны РИУның әзерлек бүлеге студенты Самат Мөхлисов алды. Икенче урын Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең 4 курс студенты Марат Галиевка, өчен урын Яңа Чишмәдән Салават Мөхлисовка бирелде.
Җиңүчеләргә диплом, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды дип хәбәр итте "Думрт.ру".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде