Кечкенә сеңелесе белән ата-анасыз калган егетне бүген мэр кабул итәчәк.
Казан шәһәре җитәкчелегенең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә бүген ике төп мәсьәлә каралды: Казанда хезмәт базарындагы вазгыять, шәһәр сәламәтлек саклау тармагының узган елдагы эшчәнлеге һәм башкала территориясендә медицина ярдәме күрсәтүдә заманча ысуллар куллану.
Шуңа керешкәнче, киңәшмәгә рәислек иткән Илсур Метшин православиеле казанлыларны Бөек пасха уразасы башлану уңаеннан котлап, аларның 15 апрельда көтелгән Пасхага әзерләнәчәкләрен искәртте.
Интернет-сайт аша мэрның электрон кабул итү сәхифәсенә, сеңелесен тартып алмауны үтенеп, 3 яшьлек сеңелесе белән ялгыз калган егет мөрәҗәгать иткән. «Ата-анасыз калгач укуын эшләр өчен ташларга мәҗбүр булган егет сеңелесен әйбәт итеп тәрбияләргә, алга таба кичке мәктәптә белем алуын дәвам итәргә сүз бирә, хакимияттән берни сорамый, фәкать сеңелесен калдыруны гына. Баракта яшиләр, су кермәгән, колонка ватык... Ничек инде бу хәлне түрәләр белми, ялгыз калган балалар турында мәгариф системасы аша мәктәп, балалар бакчасында нишләп идарәгә хәбәр ителмәгән?» — дип канәгатьсезлек белдерде И.Метшин. Социаль хезмәтләр, меценатларыбыз бар, гомумән, шундый очраклар турында да белмәгәч, хакимиятнең нәрсәгә кирәге бар: юл аермалары, метро — аннары, башта шундый катлаулы хәлдә калганнарга ярдәм кулы сузарга кирәк. Егетнең хатын укыгыз — туң йөрәкләрне дә парә-парә итә торган итеп олылардан да болайрак язган, дип, түрәләргә хатны күздән генә түгел, эчтәлеген йөрәк аша үткәрергә киңәш итте мэр һәм бүген үк ул егетне үзенә сөйләшүгә алып килүне йөкләде.
Шулай ук электрон юл белән К.Маркс ур., 59 нчы йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән. 2010 елдагы капиталь ремонттан соң түбәсе ага торганга әйләнгән халык түбәдәге карның, чарлактагы бозның эри башлаганын хәвефләнеп көтә, шикаять язулары да шуңа бәйле. Подрядчысы «Ермак» булып, хилафлыгы белән әлегә кадәр телгә кермәгән әлеге җәмгыять шушы йорттагы җитешсезлекләрне бетерсен, аннары хисап бирерсез, дип таләп итте шәһәр башлыгы.
Чыганак: "Татар-информ"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел