Стремсунд дигән швед каласында җирле мәчетнең имамы Обидкхон Собитконига (аңа 58 яшь) һөҗүм иткәннәр. CIHAN агентлыгы хәбәр иткәнчә, имамны мәчет ишеге янында билгесез кеше сагалап торган һәм аның башына пистолеттан аткан.
Бу вакыйга булган урынга килеп җиткән полиция хезмәткәре мәчеткә керү баскычында канга баткан кешене күреп алган. Шунда ук вертолет чакырыла һәм имамны тиз арада Умео шәһәре университеты каршындагы хастаханәгә салалар. Имам шактый авыр хәлдә, ул даими рәвештә табибларның күзәтүе астында.
Обидкхон Собиткони 2006 елда Үзбәкстаннан китәргә мәҗбүр була һәм үзенең гаиләсе белән Швециягә килеп урнаша.
Affonbladet агентлыгы хәбәр иткәнчә, Үзбәкстанның рухи әйдәманы булып саналган имам җирле җитәкчеләргә каршы чыгыш ясый һәм илнең дошманы, террорчы дип игълан ителә. 2006 елда имамны террорчы дип санамаган Швеция аны үзенә сыендыра. Собиткони инде 6 ел буена җирле мәчеттә имам вазифаларын башкара.
Бу канлы вакыйгадан соң, имамның бергә җыелган дуслары, якыннары әлеге җинаятьнең заказчысы Үзбәкстан хөкүмәте дип расларга керешә. Тиздән җинаятьнең дәлиле булган сумка һәм пистолет та табыла. Хәзергә полиция бу җинаятькә карата үз фикерен белдермәде, дип хәбәр итте umma.org.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел