Кичә Әзербайҗан башкаласында Таулы Карабахның Хоҗалы шәһәрендә булган фаҗигане искә алу чарасында дистәләгән мең кеше катнашты.
Хоҗалы корбаннарына һәйкәлгә таба йөреш оештырган кешеләрнең кулларында «Дөнья, Хоҗалы геноцидын таны», «Без Карабахка кире кайтачакбыз» дигән шигарьләр тоткан иде. Һәйкәлгә Президент Илһам Алиев та чәчәкләр салды. Җирле вакыт белән кичке 5тә ил буйлап бер минут тынлык игълан ителде, транспорт туктады.
Әзәрбайҗан ягы мәгълүматларына караганда, 1992 елның 25 февраленнән 26сына каршы төндә әрмән хәрби көчләре совет гаскәрләре ярдәмендә Хоҗалы шәһәренә һөҗүм итеп, күпләгән тыныч халыкны үтергән. Баку хәбәр итүенчә, 613 кеше үлгән, алар арасында 63 бала, 106 хатын-кыз, 70 олы кеше булган. 1275 кеше тотык итеп алынган. Аларның 155 язмышы бүген дә билгесез булып кала.
Быел Хоҗалыдагы күпләп үтерү очрагын геноцид итеп таныту максатында, Әзербайҗан Төркиядә зур эшчәнлек алып барды. Истанбулның мәшһур Таксим мәйданында Хоҗалыда һәлак булган әзәриләр искә алынды. Халык кулларына әзәри һәм төрек байраклары тотып, сугыш һәм үтерүгә каршы шигаьләр әйтте дип хәбәр итте «Азатлык.орг».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел