Университет җитәкчелеге алга таба дистанцион белем алуга күбрәк җәлеп ителәчәк эксперименталь төркемнәр оештырырга ниятли.
Россия ислам университетында Дистанцион белем бирү үзәге ачыла. Үзәкне РИУ укытучысы, программист Илшат Нәҗипов җитәкли.
Яңа үзәкнең максаты — белем бирү барышында дистанцион технологияләрне куллану. Бу бигрәк тә читтән торып белем алучы студентлар өчен кулай. Алар сессияләр арасында өстәмә белем аларга мөмкинлек бирә. Чөнки студентлар өч атналык сессияләрнең бик кыска вакытлы булуын, дини белем алу өчен җитәрлек булмавын билгеләп үтә.
Укулар Интернет аша Sakai системасын кулланып алып барылачак. Әлеге система Россиядә бик таралыш тапмаган, әмма Европаның әйдәп баручы университетлары аны куллана. Дистанцион технологияләр ярдәмендә студентлар консультацияләр алырга гына түгел, имтиханнар тапшырырга да мөмкин.
Март аенда РИУда университет укытучылары өчен курслар башланачак. Алар әлеге программа ярдәмендә дистанцион белем бирү өчен электрон уку әсбаблары эшләргә өйрәнәчәк.
Университет җитәкчелеге алга таба дистанцион белем алуга күбрәк җәлеп ителәчәк эксперименталь төркемнәр оештырырга ниятли. Бу,үз чиратында, сессияләр вакытында РИУ тулай торакларын бераз бушатырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел