Агач эшкәртү сәнәгате һәм мебель җитештерү, бу өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү өчен шартлар тудыру анда күтәреләчәк төп темалар булачак.
Бу атнада Казан тәүге тапкыр «Татарстан-Төркия 2012» дигән сәүдә-инвестиция мебель форумын кабул итә. Аның тантаналы ачылышы 22 февральдә «Корстон»да уза.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгынннан хәбәр итүләренчә, форум эшендә Төркиянең сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр конфедерациясе (ТУСКОН) җитәкчеләре, Мебель сәнәгате ассоциациясе идарә рәисе Рамазан Давулҗуоглу, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты, «Кастомону Интегрейтед Вуд Индастри» җәмгыяте генераль директоры Онур Гүвән, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, «Алабуга» МИЗы җитәкчеләре, ТР Мебель ясаучылар ассоциациясе вәкилләре һ.б.катнашыр дип көтелә.
Форум программасында пленар утырыш һәм адреслы очрашулар каралган. Агач эшкәртү сәнәгате һәм мебель җитештерү, бу өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү өчен шартлар тудыру анда күтәреләчәк төп темалар булачак дип хәбәр итте "Татар-информ".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде