Журналистларны яклау комитеты белдерүенә караганда, 2011 елда дөньяда 46 журналист үтерелгән.
Нью-Йоркта урнашкан бу оешма үзенең «2011 елда матбугатка һөҗүм» исемле хисабында, журналистларга эшләр өчен иң куркыныч ил дип Пакистанны атады. Анда җиде хәбәрче һәлак булган. Икенче һәм өченче ураннарда Ливия белән Гыйрак. Бу илләрдә бишәр журналист үтерелгән.
Узган елда «Гарәп язы» вакыйгаларын яктырткан 15 журналист һәлак булган. Хисапта шулай ук, 179 журналист төрмәгә утыртылган, диелгән. Бу 1990 еллардан бирле иң югары сан. Кулга алынган иң күп журналист — Иранда (42).
Үзбәкстанны оешма «матбугатны төрмәгә утыртучы» дип атаган. Анда биш журналист тоткынга ябылган.
Хисапта шулай ук Кытай, Сүрия һәм Мисыр кебек илләрдә хакимиятләрнең мәгълүмат чараларының авызын томалау кебек гамәлләр тәнкыйтьләнгән дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел