Әфганстандагы халыкара көчләр башлыгы АКШ генералы Джон Аллен, Баграм хәрби һава базасында гаскәрләрнең дини китапларны, шул исәптән Коръән китапларын яндыру гамәлен таныды.
«Узган төндә Баграм базасындагы хәрбиләрнең ислам диненә кагылган кайбер материалларны, шул санда Коръән китапларын юк итү гамәлләре турында мәгълүмат алгач, мин шунда ук тикшерү башларга һәм аларны туктатырга куштым. Материаллар саклап калынды, алар дин әһелләренә тапшырылачак», - диде генерал Аллен.
Кичә Баграм базасы капкасы янына 2 меңләп кеше җыелып, Коръән китапларының яндырылуына ризасызлык белдерде. «Американнарга үлем» дигән шигарьләр ишетелде, атышлар булды.
Базаны саклаган НАТО гаскәрләре җавап итеп, халыкка резин ядрәләр атты, җиде кеше яраланды.
Берничә йөз кешелек ризасызлык чарасы шулай ук Кабулда узды.
Дини китаплар Баграмда утырган тоткыннарныкы булган. Гаскәрләр аларны чүплеккә илтеп яндыра башлаган.
Әфганстандагы халыкара көчләр башлыгы Джон Аллен Әфганстан президенты, хөкүмәте һәм халкы алдында бу хата өчен гафу үтенде һәм җирле әфганнарга аны төзәтергә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел