Танылган Голливуд кинорежисёры, продюсер һәм сценарийлар төзүче Уильям Оливер Стоунның улы Шон ислам динен кабул иткән. Үзенең карары турында яшь Стоун Иранда документаль фильм төшергән чакта белдерде, дип хәбәр итә «Франс Пресс» агентлыгы.
Шулай итеп, Шон, христиан һәм яһүд диннәренә каршы килүче берни дә эшләмәгәнлеген, ә бары тик башка бик күп пәйгамбәрләрне кабул иткән кебек үк, Мөхәммәдне (с. г. в.) дә кабул итүен белдерә.
2011 елның сентябрендә Торонтодагы кинофестиваль вакытында Шон Тәһранның атом-төш кораллары программасын һәм Иран җитәкчелеге сәясәтен яклап чыкты: «Аларга (иранлыларга) үз илләре белән ничек идарә итәргә кирәклеген күрсәтергә без кемнәр соң?»-дигән ул.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк: режиссёрның әтисе Оливер Стоун — тумышы буенча яһүд кешесе — үзенең Израильгә каршы карашлары белән билгеле. Ярты ел элек ул «Times» газетасына биргән әңгәмәсендә, европалы яһүдләрнең катастрофасы Америка яһүдләре аркасында килеп чыккан, дип белдергән иде.
2003 елда Оливер гарәпләр белән израильлеләр арасындагы низаг турында «Persona non grata» дип аталган бик тә эчтәлекле документаль фильм төшергән иде (биредә ул үзенең Йасир Гарәфәткә булган симпатиясен белдерә).
Узган көздә Иран Президенты Мәхмүд Әхмәдинәҗад Оливер Стоунга илгә керергә һәм аның турында фильм төшергә рөхсәт итте. Аңа кадәр режиссура өчен ике «Оскар»га ия булучы АКШ өчен уңай булмаган лидерлар — Уго Чавес һәм Фидель Кастро турында фильмнар төшергән иде.
Ислам динен кабул итеп, яшь Стоун үзенә Гали дигән исем алды.
Чыганак: "Думрт.ру"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел