Коръән — мөселманнарның изге китабы, шуңа күрә аны кадерләп, күз карасы кебек сакларга кирәк. Коръән китабы җирдән иң кимендә 70 сантиметр биеклеккә куелырга, чиста тукымага өч кат төрелгән булырга тиеш. Ул башка китаплар янына куелса да, аның иң өстә торуы зарур; бу изге китапка тәһарәтсез кагылырга һич тә ярамый. Шуның өчен дә Коръән китабы махсус савытларда саклана.
Татарстан Милли музеенда Коръән савытларының геометрик формадагылары күбрәк, алар өчпочмак, турыпочмаклык рәвешендә гарәп хәрефләре белән бик матур язылып, үсемлек орнаментлары белән бизәлгән. Гадәттә, мондый савытларны ир-егетләр хатын-кызларга бүләк иткән.
Билгеле булганча, ТР Милли музеена 1895 елда нигез салына. Музей тарихы А.Ф.Лихачёв коллекциясе һәм 1890–1891 елларда Казанда үткәрелгән фәнни-сәнәгать күргәзмәсе материаллары нигезендә оешкан Казан шәһәре фән-сәнәгать музеена барып тоташа.
Андрей Федорович Лихачёв коллекциясе аеруча игътибарга лаек. Андагы 39920 предметның алты йөз егерме сигезе — татар халкының милли бизәнү әйберләре.
Бу тупланмада унбер Коръән савыты да бар. Алар алтын һәм көмештән эшләнгән. Көмеш алтын кебек үк затлы металл, әмма алтыннан ныграк. Осталар бизәнү әйберләре ясаганда аларның икесен бергә файдаланган, чөнки алар бер-берсен тулыландырган. Алтын йөгертелгән көмеш — бизәнү әйберен затлырак һәм күркәмрәк иткән. Кояш нурлары төсендәге алтын һәм зәңгәрсу көмеш — зәркәннәр өчен иң кулай чимал булып торган.
Идел буе татарлары зәркән сәнгатендә, нигездә, затлы металлдан җепкыр (ишкән, бөтерелгән алтын һәм көмеш җепләрдән зиннәтле бизәнү әйберләре ясау), каралту, кыру, уемлау ысуллары киң файдаланылган. Зәркәннәр әйберне затлы итү өчен кыйммәтле металлардан нәни бөртекләрне дә кулланган. Бу бөртекләр тиешенчә эшкәртелгәннән соң алдан әзерләнгән махсус ояларга беркетелгән.
Коллекциядә асылташлар белән бизәлгән Коръән савытлары да бар. Түгәрәк рәвешендә үзәге фирәзә асылташ белән бизәлгән Коръән савыты әнә шундыйлардан. Йөрәк рәвешендә эшләнгән савытлар да очрый.
ТР Милли музее залларында Коръән савытлары белән «Казан татарларының бизәнү әйберләре» алтын хәзинәсендә танышырга, сокланырга мөмкин.
Азат АХУНОВ әзерләде

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел