Мәскәүдә «Тарихи» мәчетнең баш имамы Хәсән Фәхретдиновка һөҗүм булган. Хәзер ул хастаханәдә ята. Әле узган елның ноябрендә генә Ярослау мәчете имамы үтерелгән иде.
Хәсән хәзрәт Фәхретдиновка мәчеттән метрога барганда һөҗүм иткәннәр. «Тарихи» мәчетнең хезмәткәре Рәис Хәнәфиев сүзләренчә, ул сәгать 16.00-17.00ләрдә булган.
«Анда «Союзпечать» дигән чатыр бар һәм аның артында берни күренми. Шул чатыр артында бер кеше һөҗүм иткән. Хәзрәтнең теш казнасы сынган, ул аңын югалтып егылган һәм хәзер хастаханәдә ята», - ди ул.
Хәнәфиев әйтүенчә, Хәсән хәзрәтне сагалап торганнар. Аның бернәрсәсен дә алмаганнар. Шуңа талау өчен оештырылган һөҗүм дип уйларлык нигез юк.
75 яшьлек Хәсән хәзрәт Мәскәүдәге мәчеттә 20 еллап имам булып тора. Хезмәттәше әйтүенчә, аның сакалдан йөрүеннән мөселман икәнен чамаларга була.
Хәзерге вакытта һөҗүм турында полициягә хәбәр ителгән. «Тарихи» мәчет руханилары тикшерү барысын да ачыклар дип өметләнә.
Әйтергә кирәк, әле узган елның ноябрендә генә Ярослау җәмигъ мәчете имамы 29 яшьлек Абдулмәҗид хәзрәтне (Артур Манукян) ястү намазыннан соң, өенә кайтып барганда, үз подъездында атып үтергәннәр иде. Аңа кадәр генә шул ук мәчетнең имам ярдәмчесе үтерелде, мондый хәлләр 2011 елда Ивановода, Төмән өлкәсенең Яңа Уренгой төбәгендә күзәтелде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел