Казандагы РИУ җитәкчелеге һәм Хәләл дөньясында Ислам Палатасының тикшеренү вә мәгълүмат үзәге арасында мәгариф хезмәте күрсәтү өлкәсендә килешү төзелде. Бу үзәк Россиядә халыкара аккредитацияселе бердәнбер оешма булып санала.
Килешүгә «Хәләл дөньясындагы Ислам Палатасының тикшеренү һәм мәгълүмат үзәге" Генераль директоры Динар Садыйков белән Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин кул куйды. Әлеге килешү нигезендә, РИУда хәләл ризык җитештерүче белгечләр әзерләнәчәк.
РИУның уку-укыту буенча проректоры Марат Гыйльмановның "Ислам порталы"на сөйләвенчә, мәгариф программасының нигезендә Малайзиядә эшләнгән «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру халыкара программасы ятачак. Дәресләрне уку йортының үз мөгаллимнәре дә, чит илләрдән китерелгән белгечләр дә алып барачак.
Уку барышында хәләл ризык җитештерүче яисә җитештерергә ниятләүче оешма хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары да үткәрелер дип көтелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел