Кичә Чаллыда «СиЭнЭйч-КАМАЗ Индустрия» Россия-Италия предприятиесендә «CNH» комбайннарын җитештерү цехы ачылды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук «FIAT» концерны башлыгы Серджио Маркионе, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашты.
2009 елда «КАМАЗ» ААҖ һәм FIAT Group» составына керүче Италиянең «Case New Holland» компаниясе хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде. 2010 елның гыйнварында компанияләр авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы җитештерү буенча уртак предприятие булдыру турындагы килешүгә кул куйды һәм Чаллыда тракторлар җитештерелә башлады. Предприятиедә елына 4 мең берәмлеккә якын техника эшләп чыгару күздә тотыла.
Кичә предприятиедә комбайннар җитештерү цехы ачылды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанада ясаган чыгышында уртак предприятиенең иницаторы булган «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «FIAT» концерны башлыгы Серджио Маркионега һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка рәхмәт белдерде.
«Бу — авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча Россиядәге иң яхшы проект», — диде Татарстан Президенты. «Биредә төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы өчен күптөрле техника җитештереләчәк, әлеге заманча машиналар Татарстанда гына түгел, бөтен илдә эшләячәк», — дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Чыганак: "Татар-информ"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел