Иртәгә — 16 февральдә — Россия Ислам университетында «Гакыйдә» фәне буенча ачык дәрес узачак. Мөгаллим — ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов. Анда шулай ук Казанның башка дини уку йортлары — Казан Ислам көллияте, «Мөхәммәдия» һәм «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәләр укытучылары да катнашачак.
Билгеле булганча, башкаладагы дини уку йортларында Татарстан Диния нәзарәте башлангычында оештырылган ачык дәресләр циклы 7 февральдә Казан Ислам көллиятендә «Коръән тәфсире» фәне белән башланып китте. Февраль ахырына кадәр ачык дәресләр Казандагы тагын ике уку йортында — «Мөхәммәдия» һәм «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәләрдә узачак, дип хәбәр итә мөфтият матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел