Кичә Мәскәүнең Замоскварецк суды бергә-бер көрәшүнең катнаш төре буенча дөнья чемпионы Рәсүл Мирзаевның җәза бирүне йомшартуны үз эченә алган эшен аерым карау мәсьәләсеннән баш тартты. Билгеле булганча, Мирзаевның сугуыннан соң, мәскәүле Иван Агафонов җан тәслим кылды. Шулай ук мәхкәмә карары белән Мирзаевка чит җирләргә чыгып китмәү кәгазенә кул куйдырып һәм 100 мең сум залог акчасы хисабына судка кадәр азат иттеләр.
РАПСИ агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мирзаев үзенең эшен аерым карауны сораган иде. Ул үз гаебен таныган һәм саксызлык аркасында кеше үтергәне өчен үкенү белдергән. Тик үлгән егетнең әнисе җинаять эшен аерым карауга каршы булган һәм аның фикере исәпкә алынган.
Эшне аерым карау утырышлары дәлилләрне өйрәнмичә һәм шаһитләрдән сорау алмыйча уза. Гаепле кешегә РФнең Җинаять Кодексы маддәсендә каралганның өчтән икесе күләмендә генә җәза бирелә.
Мирзаевның адвокаты спортчының хәрәкәтен башкача квалификацияләүне үтенде. Аның раславынча, Агафонов Мирзаев сугудан түгел, бәлки асфальтка бәрелүдән үлгән. Нәтиҗәдә, бу эшкә саксызлык күрсәтү аркасында үлемгә китергән маддә буларак бәя бирелде. Ә аның өчен иң зур җәза — 2 елга төрмәгә ябу каралган. Элек әлеге эш исә үлемгә китергән авыр тән җәрәхәте ясау маддәсе буенча каралган иде. Аның өчен иң зур җәза — 15 елга иректән азат итү.
Хокук саклау органнары мәгълүматына караганда, 2011 елның август урталарында Мәскәүнең «Гараж» дигән төнге клубында килеп чыккан низаг вакытында Мирзаев 19 яшьлек Агафоновка суга. Егет хастаханәгә салына һәм аңына килә алмыйча, һәлак була.
Кичә Мирзаев судка кадәр төрмәдән азат ителде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел