Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү Комитеты рәисе Линар Якупов Казандагы «Сөләйман» мәчетендә булды. Биредә ул «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды эшчәнлегенең 3 юнәлеше белән танышты.
Аларның берсе — «Сөләйман» мәчетендә күзләре күрмәүчеләрнең Тернәкләндерү үзәге. Бу юнәлеш буенча күзләре күрмәүчеләр тулы тернәкләнү курслары уза, Луи Брайль системасы нигезендә, Коръәнне уку күнекмәләре алалар, компьютерга өйрәнәләр; кирәк булганда, аларга психологик ярдәм күрсәтелә.
Икенче юнәлеш: «Нур» нәшрият үзәгендә Брайль системасы нигезендә басылган дини әдәбият Россиядәге сукырларга бушлай таратыла.
Өченче юнәлеш: «Икрам» социаль ярдәм үзәге. Бу үзәктә яклауга мохтаҗ кешеләргә — инвалидларга, ялгыз картларга, күп балалы гаиләләргә, ялгыз аналарга, шулай ук авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм күрсәтелә.
Линар Габделнур улы Якупов күзләре күрмәүчеләрнең Тернәкләндерү үзәге шәкертләре белән аралашты. Дулкынландыргыч сөйләшү вакытында хатын-кыз шәкертләр ничек итеп изге китапны укырга өйрәнүләре хакында бәян кылды, әлеге белемнәрнең үзләренә теге яки бу мәсьәләне чишкәндә бик ярап куюы турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Алар әле Коръәнне укырга өйрәнмәгән кешеләр турында да борчылуларын белдерделәр.
Очрашу ахырында Линар Габделбәр улы «Ярдәм» фондының эшчәнлеген югары бәяләве хакында әйтте, шулай ук мәчетнең җитәкчелегенә, аерым алганда, имам Илдар хәзрәт Баязитовка олуг рәхмәтен белдерде.
«Боларның барысын да күргәч, минем «күзләрем ачылды»,-диде Линар Якупов.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел