Шушы уңайдан республика югары җитәкчеләре имзалаган кайгы уртаклашу белдерүе дөнья күрде.
Татар халкының асыл улы, Уфада яшәүче каһарман ветеран Даян Мурзин 10 февраль көнне 92 яшендә вафат булды. Шушы уңайдан республика югары җитәкчеләре имзалаган кайгы уртаклашу белдерүе дөнья күрде. Мәрхүмне соңгы юлга озату 11 февральдә булды.
Икенче дөнья сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен Чехословакиянең Милли каһарманы исеменә лаек булган партизаннар отряды җитәкчесе, Уфада яшәүче Даян Баян улы Мурзин легендар шәхес. Үз илендә югары бәяләнмәсә дә, Чехословакиянең Милли Каһарманы булды. Чехия белән Словакиянең 18 шәһәренең шәрәфле шәхесе ул. Аның исеме андагы байтак урамнарга бирелгән. Ә берничә ел элек аңа Чехия Республикасының тагын да бер югары бүләге тапшырылды. Атаклы шәхес Чехиянең «Зур хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде.
Даян Мурзин Башкортстанның Бакалы районындагы Иске Балыклы дигән татар авылында туып үсә. Кушнаренко авылындагы педагогия училищесын тәмамлагач, туган авылындагы мәктәптә укыта башлый ул. Әмма, икенче бөтендөнья сугышы башлануга, 17 яше генә тулган егет, үз теләге белән, фронтка китә. Курку белмәс татар егете, сугышның башыннан азагынача диярлек, партизаннар отрядларына җитәкчелек итә. Зур кара сакалы өчен аңа немецлар «кара генерал» исеме тага. Ә Адольф Гитлер Даян Мурзинның башы өчен 3 миллионга кадәр рейхсмарка акча вәгъдә итә. Тик бу акчаны алу беркемгә дә тәтеми, чөнки Даян Мурзинны тота алмыйлар.
Сугыштан соң, Даян Мурзин Казандагы Хокук саклаучылар институтын тәмамлый һәм Башкортстанның прокуратура оешмаларында җаваплы вазыйфалар башкара. Даян Мурзин хакында китаплар язылды, фильмнар төшерелде, пьесалар сәхнәләштерелде. Үзе дә китаплар язып нәшер итте асыл милләттәш.
Башкортстан җәмәгатьчелеге ил президентына да, Башкортстанның элекке президентына да Даян Мурзинга Русия Каһарманы исемен юллау һәм бирү хакында күп тапкырлар мөрәҗәгать итсә дә, бу эш барып чыкмады дип хәбәр итте "Татар-информ.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел