2012 елның 8 февралендә РФ Премьер-министры һәм Президентлыкка кандидат Владимир Путин илебезнең дини оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда ТҖ МДН рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов та катнашты.
Премьер-министр үз чыгышында дәүләтнең алга таба да традицион дини конфессияләр өчен барлык мөмкинлекләр тудырачагын әйтте. «Әгәр дә без 2008 — 2011 елларда федераль милектә исәпләнгән һәм дини оешмаларга тапшырылган биналарны торгызуга 2,3 миллиард сум акча юнәлткән булсак, киләчәк өч елда, 2012 — 2014 елларда, бу эшкә инде 3,5 миллиард сум тотарга җыенабыз», — дип билгеләп үтте В.Путин.
Премьер-министр шулай ук Илдус хәзрәт Фәйзовның Мисыр, Сүрия һәм Ливиядәге вазгыятькә карата фикерләрен хуплап, үз позициясен дә белдерде. «Кызганыч, соңгы ун елда дөньяда җәбер-золым культы беренчелеккә чыкты. Бу мәсьәлә борчу тудыра һәм моңа сез үзегез беренче булып игътибар итүегез мине сөендерә. Ничек кенә булмасын, без үз илебездә мондый вакыйгаларны тудырмаска тиешле», — дип йомгаклады Владимир Путин.
Чыганак: "Думрт.ру"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел