2012 елның 20 февралендә 18.30да К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с. г. в.) багышлап, Мәүлид кичәсе үтәчәк. Чараны оештыручы — ТР мөселманнары Диния нәзарәте.
Кичә программасында: мөнәҗәтләр, нәшидләр башкару, хәзрәтләрнең вәгазьләре, салаватлар һәм мәүледләр әйтү. Әлеге чарада ТҖ МДН рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, ТР Үзәк төбәге казые Мәхмүд хәзрәт Шәрәфетдинов, ТР Төньяк-көнбатыш төбәге казые Сөләйман хәзрәт Зарипов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин катнашачаклар. Шулай ук тамашачы каршында ТРның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, ТРның атказанган артисты ИлСаф, яшь башкаручы Ширин әл-Әнси, «Сорнай» һәм «Җомга» ансамбльләре, Татарстанның Тәтеш районы Келәш авылы балалар коллективы чыгыш ясаячак.
Керү — чакыру билетлары буенча. Аларны Казан мәчетләрендә һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры кассасыннан алып була.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 264-61-58 дип хәбәр итте "Думрт.ру"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел