Татарстан Югары суды матбугат сәркатибе Наталья Лосева хәбәр иткәнчә, Югары Ослан районының элекке башлыгы Александр Тимофеевка чыгарылган суд карары закон көченә керде.
Сәркатибнең тәгаенләвенчә, прокуратура да, җәзага таручы үзе дә, аның адвокаты да әлеге карарга шикаять белдермәгән.
Исегезгә төшерәбез: А. Тимофеев зур күләмдә ришвәт алган өчен хөкемгә тартылган иде. Татарстан Югары суды аңа 300 млн. сум штраф түләтергә дигән карар чыгарды. Шулай ук суд аны 3 ел эчендә дәүләти һәм муниципаль оешмаларда вазифа биләү хокукыннан мәхрүм итте.
Прокурор гаепләнүчене 9 елга каты режимлы төзәтү колониясенә ябып, ирегеннән мәхрүм итүне, 500 млн. сум күләмендә штраф салуны сораган иде.
Чыганак: «Татар-информ»

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел