Үлем очраклары буенча бу күрсәткеч соңгы 20 елда рекордлы санны тәшкил итә.
АКШның Майами шәһәре (Флорида штаты) тарихы музее галимнәре чыгышыннан күренгәнчә, узган елда дөньяда акулаларның кешеләргә 75 тапкыр һөҗүм итү очрагы теркәлгән. Шуларның 12се үлем белән төгәлләнгән. Бу хакта ИТАР-ТАСС агентлыгы хәбәр иткән.
Австралиядә ерткычлар адәм баласына 11 тапкыр ташланганнар, шуның 3се һәлакәткә китергән. Реюньон (Һинд океаны), Сейшель утрауларында һәм Көньяк Африка Республикасында — 2 шәр, Коста-Рика, Кения. Яңа Каледониядә берәр кеше җан тәслим кылган.
АКШта акулалар 29 мәртәбә кешегә һөҗүм иткән, үлем-китем булмаган. Россиядә ерткычлар 3 кешегә төрле дәрәҗәдә җәрәхәт ясаганнар. Бу очраклар Приморьеда килеп чыккан.
Әлеге тикшеренүнең җитәкчесе ихтиолог Джордж Берджессның сүзләренчә, акулаларның күп кенә һөҗүмнәре үзәктән читтәге төбәкләрдә барлыкка килгән, яралы кешеләргә вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәгәнлектән, алар мәңгегә күзләрен йомган.
Галим акулаларга кеше үзе бу ерткычларга караганда күбрәк зыян сала дип исәпли. «Чынлыкта, диңгездә көн күрүчеләр артык заралы түгел. Шулай булмаганда, без кешеләргә аларның меңәрләгән очракларын теркәгән булыр идек»,-дигән тикшерүче.
АКШ галимнәре мәгълүматларына караганда, серфингчыларның 60 %ы ерткычлар корбанына әйләнә икән. 35%ны — суда йөзүчеләр, 5 %ны дайверлар тәшкил итә.
Чыганак: "Татар-информ"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел