КФУның Филология һәм сәнгать институтында түләүсез татар теле курсларында белем алуга инде 850 кеше язылган.
Әлеге курсларга төрле һөнәр ияләре һәм балалардан алып, пенсионерларга кадәр язылган.
Курсларда укырга теләк белдерүчеләрнең саны 850гә җиткәч, Татарстан Министрлар Кабинетында бу проектка өстәмә чыгымнар тотарга кирәк булачагы ачыкланган.
ФСИдә түләүсез татар теле курслары оештыру турындагы мәгълүмат халыкта зур кызыксыну уяткан.
Курсларда укырга теләүчеләрнең гомуми җыелышында катнашучылар оештыручыларга күп санлы сораулар яудырганнар. Институтка килүче һәркемгә бу көнне укуны оештыру серләре турында сөйләгәннәр, татар теленең ана теленә әйләнү өчен барлык шартларны тудырырга ышандырганнар. Дәресләр ике төркемдә — телне башлап өйрәнүчеләр һәм дәвам итүчеләргә бүленеп үткәреләчәк. 3 айлык курслар тәмам булгач, курларда белем алучыларга сертификат биреләчәк.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде