Әлеге конференция чит ил ассоциацияләре белән элемтә урнаштырырга һәм тәҗрибә тупларга, шулай ук хәләл индустрия һәм бизнесның алга китүенә ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хәләл» дөньясындагы Ислам Палатасы тикшерү һәм мәгълүмат үзәге ярдәме белән, 2012 елның 19-21 маенда Казан шәһәрендә үтәчәк өченче халыкара «KAZANHALAL — 2012» күргәзмәсе кысаларында беренче тапкыр «Хәләл» буенча сертификация үткәрүнең халыкара тәҗрибәсе: Бердәм сертификацияләүгә юллар» дигән конференция узачак. «Хәләл» дөньясындагы Ислам Палатасы тикшерү һәм мәгълүмат үзәге хәләл индустриясенең үсеше белән шөгыльләнүче һәм Россиядәге хәләл продукцияне җитештерүче оешмаларның берсе булып тора.
Анда дөньяның 100 иленнән хәләл сертификацияләү өлкәсендәге алдынгы оешма белгечләре чакырылган.
Әлеге конференция чит ил ассоциацияләре белән элемтә урнаштырырга һәм тәҗрибә тупларга, шулай ук хәләл индустрия һәм бизнесның алга китүенә ярдәм итәчәк.
Конференциядә хәләл индустрияне популярлаштыру һәм хәләл базарын үстерү; дөньяда хәләл индустрия үсеше тенденцияләре; хәләл билгесен кулланучы фирмаларга бердәм аттестация өчен кагыйдәләр булдыру; мөселман һәм мөселман булмаган илләрдә хәләл сертификациясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу көтелә.
Шулай ук төрле илләрдә «Хәләл» маркасы белән чыгарылган продукцияне халыкара сертификацияләү буенча тәҗрибә уртаклашу; хәләл индустрия өлкәсендә эшләүче оешма-предприятиеләр өчен халыкара бердәм белешмә базасы булдыру; экспорт өчен хәләл продукциясенә бердәм сертификатны раслау һәм кабул итү, импорт-илләрдәге әлеге сертификатның билгеләрен ачыклау хакында сөйләшү көтелә. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел