Киләсе уку елыннан Россиянең барлык мәктәпләрендә «Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре» дигән фән керә башлый. Аны укыту өчен тиешле чаралар планын Премьер-министр раслады дип хәбәр итте «Газета.Ру».
РФ Хөкүмәте сайтында басылып чыккан эш планы нигезендә, быелның февраленнән августка кадәр укытучыларның белемен күтәрү курсларын оештыру каралган. Шул ук планнан күренгәнчә, гыйнвардан мартка хәтле ата-аналар үз балаларына кайсы модульне укытуны сайлаячакларын да хәл итәргә тиешләр.
Болардан тыш, киләсе елдан Мәгариф һәм фән министрлыгы махсус интернет-порталны эшләтеп җибәрергә тиешле. Анда укыту курслары буенча методик материаллар, төрле мәгълүматлар урнаштырылачак.
Шул ук вакытта әле бу фәнне мәктәптә укытуның барлык мөмкинлекләре дә ачыкланып җитмәгән. Әйтик, кайбер авыл мәктәпләрендә 6 модульне дә укытырга мөгаллимнәр җитмәгәндә нишләргә? Биредә, мөгаен, уку йортларының әзерлек дәрәҗәсе буенча эш йөртерләр.
Тагын бер төп мәсьәләләрнең иң мөһиме ачыкланмаган килеш кала бирә. Укучыларга яңа фәннән билге куелырмы? Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле чыгышыннан күренгәнчә, билге куелмаса, укучыларның теге яки бу фән белән кызыксынуы кимергә мөмкин. Шулай да бу фән буенча билгеләрне кертүгә карата тәгаен тәкъдимнәр яңгырамады, дип хәбәр итте islam.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел