«Хәзер бу акчалар тик ята һәм акча очсызлана. Ә торак бәясе төшми», — дип ассызыклады Татарстан башлыгы.
Татарстанлыларга ана капиталы өчен бүлеп бирелгән 19,8 млрд. сум әлегә файдаланылмаган. Бу акчаларның 60 процентын Казанда яшәүче әниләр алган. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Рөстәм Миңнеханов халыкка ана капиталының файдаланылмаган акчаларын очсызландырмау турында аңлату эшләре алып бару кирәклеген ассызыклады.
«Бүген зур сумма — 20 млрд сумга якын акча халык тарафыннан файдаланылмый. Бу кешеләрне ачыклап, ана капиталын файдалану ысулларына җәлеп итәргә кирәк, — дип ассызыклады ТР Президенты. — Хәзер бу акчалар тик ята һәм акча очсызлана. Ә торак бәясе төшми, бу зур ресурс. Әгәр аларны дөрес файдалансак, күпме торак төзергә була!»
Россия пенсия фондының ТР буенча җитәкчесе Марсель Имамов докладында ана капиталын файдаланмаучыларның күбесе Казанда һәм Лаешта дип белдерелде. Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча Казан мэры Илсур Метшинга Казанда яшәүче әниләргә нинди юллар тәкъдим итәргә мөмкин булуын карау бурычын куйды. «Һәр гаилә белән аерым аралашырга, гражданнарга мөмкинлекләрен аңлату зарур», — дип белдерде ТР башлыгы һәм иң яхшысы бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга сарыф итү дип билгеләп үтте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел