Хоккейдагы көндәшләрнең уены моңа кадәр Чиләбе спортчылары файдасына тәмамланган иде. Алар 3 мәртәбә очраштылар һәм барысында да көндәшләр өстен чыкты. Ниһаять, якташларыбызга да бәхет елмайды: кичә казанлылар «Трактор» хоккейчыларын үз мәйданнарында 2 : 6 исәбенә тар-мар итте.
Уенның беренче периоды нәтиҗәсез төгәлләнде. Ә менә икенче периодта «Ак Барс» каршы як капкасына 4 җавапсыз алка кертеп, көндәшләрен уйланырга мәҗбүр итте. Беренче булып якташларыбызга «Ак Барс»ның капитаны Алексей Морозов үрнәк күрсәтте, период башланып, 15 секунд вакыт узуга инде алка Гарнетт капкасына очып керде. Бу периодта тагын Капанен, Страка, Скачков уңышка иреште. Чиләбелеләргә капкачы Гарнеттны Проскуряковка алыштыру да ярдәм итмәде.
Өченче периодта чиләбелеләрнең якташы Данис Зарипов исәпне 5 : 0гә җиткерде. Менә шуннан соң гына «Трактор» хоккейчылары уянып киткәндәй булды, аларга хәтта казанлылар капкасына 2 алка кертү дә насыйп булды. Шуннан артыкка инде аларның көчләре дә, егәрләре дә җитмәде. Ә менә Данис Зарипов уен тәмамланырга 5 минут кала тагын бер алка кертеп, якташларының кәефен кырды. Шулай итеп, 6 : 2 исәбенә казанлылар быелгы сезонда тәүге тапкыр «Трактор»ны отып, көндәшләреннән «үч» алды.
Хәзер Россия җыелма командасы Евротур уеннарында катнашканлыктан, КХЛ беренчелегендә вакытлыча тәнәфес игълан ителде.
«Ак Барс» исә киләсе очрашуны Казанда 15 февральдә Мәскәү «Динамо»сына каршы үткәрә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде