6 апрельдә Казандагы «Мәрҗани» мәчетендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дигән Бөтенроссия конкурсы үтәчәк.
Бәйгене оештыручы «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира апа Әдиатуллина сүзләренчә, конкурста катнашучылар Коръән һәм ислам нигезләрен белү буенча ярышачак.
Әлеге бәйгене үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Быел ул 15 нче тапкыр уздырыла. Анда 4тән 18 яшькәчә балалар катнашачак.
Әлмира апаның сүзләренчә, бу конкурс яшүсмерләрне әхлакый яктан тәрбияләү максаты белән оештырыла. «Мондый бәйгеләр балаларның әхлакый мөмкинлеген ныгытуга ярдәм итә һәм лаеклы алмаш тәрбияләүгә булыша»,-ди Әлмира апа. Ул әлеге чараны оештыруда булышкан һәркемгә үзенең олуг рәхмәтләрен белдерде.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Намаз.
Мин – мөселман кызы!
Локман Хәким дигән хикмәт иясе