Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында дин вәкилләре белән очрашты.
Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий белән очрашуда Казан епархиясенең агымдагы мәсьәләләре, шул исәптә Изге Анакай иконасы танылуга 400 ел тулуга багышланган чаралар, шулай ук Казан духовная семинариясе эшчәнлеге буенча фикер алыштылар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус хәзрәт Фәизов белән очрашты. Яклар республика мөселман өммәтендәге гомуми вәзгыять буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстан мөфтие 2011 елга нәтиҗә ясады һәм 2012 елга билгеләнгән чаралар турында сөйләде. Моннан тыш, ул ТР Президентына ТР мөселманнары Диния нәзарәте Тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында 2012 елны Коръән елы дип игълан итүен белдерде.
Дин вәкилләре белән очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм ТР Президентының дини берләшмәләр белән элемтә идарәсе җитәкчесе Марат Гатин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында дин вәкилләре белән очрашты.
Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий белән очрашуда Казан епархиясенең агымдагы мәсьәләләре, шул исәптән Изге Анакай иконасы танылуга 400 ел тулуга багышланган чаралар, шулай ук Казан духовная семинариясе эшчәнлеге буенча фикер алыштылар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус хәзрәт Фәизов белән очрашты. Яклар республика мөселман өммәтендәге гомуми вәзгыять буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстан мөфтие 2011 елга нәтиҗә ясады һәм 2012 елга билгеләнгән чаралар турында сөйләде. Моннан тыш, ул ТР Президентына ТР мөселманнары Диния нәзарәте Тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында 2012 елны Коръән елы дип игълан итүен белдерде.
Дин вәкилләре белән очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм ТР Президентының дини берләшмәләр белән элемтә идарәсе җитәкчесе Марат Гатин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Чыганак: «Татар-информ»

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел