2012 ел Башкортстанда Бәхетле балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы дип игълан ителде. Бу хакта Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның махсус фәрманы дөнья күрде.
Әлеге фәрманга ярашлы оештыру комитеты төзелгән. Ул 10 февральгә кадәр быел Бәхетле балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планын әзерләп өлгертергә бурычлы. Шундый ук хәстәрлек-мәшәкатьләр районнар һәм шәһәрләр хакимиятләренә дә йөкләнә.
Бәхетле балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елында яңа балалар бакчалары төзү һәм элекке елларда башка максатларда кулланыла башлаганнарын кире кайтару эшләре тора. Күп балалы гаиләләргә һәртөрле ярдәмне арттыру да карала. Барлык чаралар да республикада гаилә кыйммәтләренә игътибарны арттыруга һәм демографик хәлне яхшыртуга юнәлтеләчәк.
Үрнәкле гаиләләрне җәмәгатьчелеккә киңрәк күрсәтү дә максатка ярашлы була. Бу җәһәттән киң мәгълүмат чаралары да әле игълан ителгән ел чикләрендә күп эш башкара ала дип хәбәр итте «Татар-информ».

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде