«Мөслимә» Иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы әһелләре 3 февральдә Казандагы «Мәрҗани» мәчетендә Мөхлисә Буби исемендәге клубның җыелышын үткәрә. Ул сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган аена — Мәүлеткә багышлана.
«Мөслимә»нең җитәкчесе Әлмира апа Әдиатуллинаның сүзләренчә, бу җыелышта татар зыялылары һәм дин әһелләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак.
Мөхлисә Бубиның мирасын өйрәнү, татар кызларының яшь буынын тәрбияләүдә бу шәхеснең зур абруен халыкка күрсәтү хәзерге чорда аеруча мөһим, дип исәпли Әлмира апа Әдиатуллина. Аның сүзләренчә, хәтта аерым фильм төшерергә, исемен мәңгеләштерергә дә лаеклы бу олуг зат.
Исегезгә төшерәбез: Мөхлисә Буби 1917 елда Россиянең Үзәк һәм Себер Мөселманнары Диния нәзарәте әгъзасы итеп сайлана, Россиянең беренче хатын-кыз казые булып тора.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел