Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарты комитеты һәм Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вәкилләре Россия Ислам университетында «Икътисад» белгечлеге буенча читтән торып белем алучы студентлар белән очрашты, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.
Очрашуда «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Динар Садыйков, комитет рәисе урынбасары Ирек Җиһаншин, Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең башкарма директоры Марат Низамов, шулай ук Казан һәм Чувашиядән хәләл товарлар җитештерүче эшмәкәрләр, РИУ укытучылары һәм студентлары катнашты.
Динар Садыйков студентларны Татарстанда хәләл товарлар базары барлыкка килү, Комитетны оештыру тарихы белән таныштырды. Шулай ук «Хәләл» комитеты эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде, Татарстан гына түгел, Башкортстан, Мари Иле Республикалары, Чиләбе, Түбән Новгород, Пенза, Тула өлкәләре, Ставрополь крае, Ростов - Дон, Самара, Мәскәү, Санкт-Петербург җитештерүчеләре белән дә эшләүләрен ассызыклап үтте.
Марат Низамов Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе барлыкка килүе, эшчәнлекләре турында сөйләп үтте.
Очрашу ахырында студентлар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын җиткерде. Шулай ук мондый очрашуларны «Экономика» белгечлеге буенча укучылар өчен генә түгел, ә читтән торып белем алучы бөтен студентлар белән дә оештыру тәкъдиме әйтелде дип хәбәр итте "Думрт.ру".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде