Шул уңайдан дин йорты кунаклар кабул итте.
Әлмәт шәһәрендәге «Зиннур« мәчетенең ачылуына 10 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды, дип хәбәр итә «Әлмәт таңнары» газетасы.
Тантана мәчетнең имам-хатыйбы Азат хәзрәт Хәмитовның Коръән сүрәләрен укуы белән башланып китте. Юбилей уңаеннан имам-хатыйбны һәм мәхәллә халкын Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Мәҗит Салихов котлады. Ул үзенең чыгышында мәчетне төзүдә зур өлеш керткән Зиннур хәзрәт Шәйхетдиновка чын күңелдән рәхмәтләрен белдерде. Совет һәм башкарма комитет исеменнән мәчетнең беренче имамы Имаметдин хәзрәт Кәримов һәм мәчетне төзү инициативасы белән чыккан Зиннур хәзрәт Шәйхетдиновлар Мактау грамоталары, ә мәчетнең хәзерге имам-хатыйбы Азат хәзрәт Хәмитов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Мәчеткә исә яңа келәм бүләк ителде.
Котлау сүзләренә Татарстан Республикасы мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов та кушылды. Ул билгеләп үткәнчә, бирегә йөрүче өлкәннәр, яшьләр белән дә зур эш башкарыла, мәчет каршында мәдрәсә дә эшләп килә, ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар да оештырыла. Мөфти Илдус Фәизов Татарстан республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән мөселман җәмгыяте белән ныклы хезмәттәшлек һәм исламны үстерү һәм таратуга зур өлеш керткәне өчен башкарма комитет җитәкчесе Мәҗит Салиховка һәм Зиннур хәзрәт Шәйхетдиновка Рәхмәт хаты тапшырды. Ул шулай ук имам-хатыйб Азат хәзрәт Хәмитовка һәм мәчеткә йөрүчеләргә киләчәктә дә исламны үстерү юлында армый-талмый хезмәт итүләрен һәм зур уңышлар теләде.
Азат хәзрәт үз чиратында мәчеткә йөрүчеләр белән башкарылган эш һәм мәдрәсәнең эшчәнлеге турында бәян итте. Ул билгеләп үткәнчә, "Зиннур" мәчетендә көндәлек дәресләр үткәрелә, ә җомга намазы вакытында сәҗдә кылу залы дин тотучылар белән тула. Имам-хатыйб әлеге тантанага килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чара бәйрәм ашы һәм мәчеткә йөрүче өлкәннәргә истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды дип хәбәр итте "Татар-инфрм".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел