Буа мөхтәсибәтендә Мәүлет бәйрәме уңаеннан чаралар шактый актив үткәрелә. Шимбә-якшәмбе көннәрендә Үзәк мәчеттә Мәүлет ае фазыйләтләре, тарихы, салаватлар әйтү турында мәхәллә халкына вәгазь сөйләнгән. 25 гыйнварда Буа имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин Наратбаш авылы мәчетендәге «Мәүлет бәйрәме»ндә булган. Чарада авыл картлары, мәктәп укытучылары һәм мәчеттә дини гыйлем алучы укучылар катнашкан.
«24 гыйнварда Үзәк мәчеттә мөселман эшмәкәрләре белән очрашу булды, Татар Буасы авылында өйлә намазында катнашып, бәйрәм вәгазьләре сөйләдек. 29 гыйнварда Яңа Авылда халык тарафыннан сайланган яңа имам расланачак. Мөхтәсибәттә эшләр күп, шөкер, Илмир, Мөслим, Разил, Габдерәүф, Фәһим һәм Азат хәзрәтләребез кебек җиңнәрен сызганып эшләүче тырыш хәзрәтләребез булганда, эшлисе дә эшлисе әле», - дип шатлыгын уртаклашты мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт.
Чыганак: "Думрт.ру"

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде