Төрмәдә ислам динен кабул иткән рус егете Андрей Лозин суфийлар, салафитларның һәм төркемнәрнең кем икәнлеген белми, тик ул Коръәндә әйтелгән: «Хаклыкта, барлык мөселманнар кардәшләр» дигән сүзләрне белә, дип яза IslamNews редакциясенә төрмәдә утыручы мөселманнарның хокукларын яклаучы төркем әгъзасы Гөлнара Закирова. Гөлнара — төрмәдә утыручы Алмаз Хәсәновның хатыны.
«Туберкулез белән авыручы, Раббыбызга ышанудан тыш, акчасы да, элемтәләре дә булмаган Андрей Россиядәге тоткыннарның мәнфәгатьләрен яклаучылар белән бер сафта тора. Ул бүгенге көндә колонияләрдә мөселманнарга хәләл ризык бирелсен, «отбой»дан соң гыйбадәт кылырга комачауламасыннар, штраф изоляторына (ШИЗО) утыртмасыннар дигән таләпләр белән төрмә администрациясенә һәм туганнары, адвокатлар аша дәүләт җитәкчеләренә, хокук сакчыларына мөрәҗәгатьләр юллаучылар төркеменә кушылды», дип яза Гөлнара Закирова аның турында.
«Үзенең җитәкчеләргә кулай булмаган эшчәнлеге аркасында А. Лозин Якутск шәһәре янындагы ЛИУ-5 колониясе хезмәткәрләренең ачуына юлыкты. Аңа берничә тапкырлар янаганнан соң, хезмәткәрләр «спецназ» ярдәмендә мөселманны кыйнарга, аның Аллаһка ышануын мәсхәрәләргә тотыналар. Бигрәк тә ул ШИЗО камерасында утырганда, барлык диварларны «Аллаһтан башка иләһ юк!» дигән язмалар белән тутырганнан соң, аңа каты эләгә. Төрмә хезмәткәрләре аңа шәрә килеш калганчыга кадәр чишенергә кушалар. Ислам динендә гаурәтләрне чит кешеләргә күрсәтү тыелган дип җавап биреп, Андрей аларның бу таләбен үтәүдән баш тарта. Төрмә сакчылары аны җиргә егып салып, шәрә калдырганчыга хәтле барлык киемнәрен ертып бетерәләр», дип яза хатның авторы.
Гөлнараның сүзләренә караганда, Андрей Лозинның шикаятьләрен тиешле урыннарга җибәрмиләр, аның янына адвокатларны да кертмиләр. Андрей мондый чикләүләргә ризасызлык йөзеннән, ашханәдә әзерләнә торган ризыкны кабул итүдән баш тарткан. 2011 елның 30 декабреннән Андрей төрмәгә туганнары җибәргән кешеләр ризыгы белән генә туклана.
Хатының ахырында Гөлнара төрмәдә утыручы мөселманнарга булдыра алганча ярдәм итәргә чакыра. Моны электрон почта аша Григорьева Татьяна Игоревнага (Al-Kahhar@yandex.ru), яки 677000, Саха Республикасы (Якутия), Якутск шәһәре, 191 нче абонемент тартмасына мөрәҗәгать итеп эшләргә була.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел