Банда башлыча фатир басу белән шөгыльләнгән.
Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлегендә тупланган дәлиләр суд тарафыннан җитәрлек дип тадылган һәм 32 яшьлек Роман Топорковка карата гаепләү карары игълан ителгән. Ул РФ ҖК 209 нчымаддәсенең 1 нче өлеше буенча банда оештыру, 161 нчы маддә буенча оешкан җинаятьчел төркем тарафыннан зур күләмдә караклыкта, 162 нче маддә буенча оешкан җинаятьчел төркмнең көч куллану белән янап, коралдан файдаланып юлбасарларча талау оештыруында гаепләнә, дип хәбәр итә ТР буенча ТИ җитәкчесе ярдәмчесе.
Тикшерү һәм суд ачыклаганча, 1999 ел башында Казанда элек хөкем ителгән Топорков гражданнарга мөрәҗәгать итү өчен банда оештыра, анда танышларын тарта, шул исәптән «56 нчы квартал» Казан җинаятьчел оешмасы вәкилләре дә була.
1999 елдан алып, 2005 нче елга кадәр Казанда банда вәкилләре тарафыннан 2 караклык һәм 16 һөҗүм итеп талау теркәлгән. Аеруча алар фатир басу белән шөгыльләнгән. Җинаятьләр кылганда алар милиция формасын яки маска-шапкалар кигән. Урланган хәзинәләрне ломбардка тапшырганнар.
ТР Эчке эшләр министрлыгының ОРЧ-6 хезмәткәрләре җинаятьчеләр эзенә 2010 нчы елда төшә. Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә 8 банда вәкиле, шул исәптән аның әйдаманы кулга алына. Тагын берсе хәзерге вакытта эзләүгә игълан ителгән.
ТР Югары Суды карары нигезендә, Топорков кырыс режимдагы колониядә җәза үтәү шарты белән 11 елга ирегеннән мәхрүм ителгән дип хәбәр итте «Татар-информ».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел