Тукай премиясе лауреаты, дөньякүләм танылган шагыйрь, публицист Равил Бохараев Лондонда йөрәк өянәгеннән вафат булды.
Равил Бохараев 1951 елның 18 октябрендә Казанда туган. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлаган, Мәскәү дәүләт университетында фән кандидаты исемен алган.
Бохараев үзенең беренче әсәрен 1969 елда бастырып чыгара. 1990 елдан бирле Лондонда яшәде.
2011 елның ноябрендә шагыйрь үзенең 60 яшьлек юбилеен зурлап Казанда билгеләп узды, Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, үзенең ике яңа китабын тәкъдим итте.
Аның җәсәде Казанга алып кайтып җирләнәчәк дип хәбәр итте «Азатлык.орг».

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде