Мәскәү һәм Россиянең Үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Иҗтимагый Палата утырышында Мәскәүдә мөселманнар өчен гыйбадәт кылу урыннарының җитмәү мәсьәләсен күтәрде.
«Әгәр илнең башкаласы Мәскәүдә 170 мең мөселман өч мәчеттә һәм бер палатада урын җитмәүдән асфальтта яңгыр астында гает вакытында намаз укырга мәҗбүр ителгәннәр икән, алар салкында канәгатьлек хисләре кичереп басып торалар, дип уйлыйсызмы әллә?»-дигән мөфти хәзрәтләре «Интерфакс-Религия» сайтыннан алынган хәбәрдә.
Мөфтинең сүзләренә караганда, башкала җитәкчеләре яңа мәчетләр төзү уңаеннан биргән вәгъдәләрен үтәми.
«Без, рәсми дин әһелләре, мөселманнарны сәясәткә кысылмаска, коткыларга бирелмәскә, чит кулларда уенчык булмаска чакырабыз. Тик түрәләр безне Хуҗа Насретдин хәлендә калдыра, безгә җир кишәрлекләре бирергә, мәчет төзелешендә булышырга ышандыралар. Әмма бу эшләрнең берсенә дә булышмыйлар. Моны мөселманнарга ничек аңлатырга?»-дигән сорау куйган ул.
Бу уңайдан мөфти хәзрәтләре Мадридта һәм бу шәһәр янында 300 мәчетнең, гыйбадәт кылу урыннарының булуын искә төшергән. «Ә Мәскәүдә берничә миллион мөселман яшәсә дә, алар нибары 3 мәчеттә кысылып намаз укырга мәҗбүр»,-дигән Әлбир хәзрәт Крганов.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел