2012 елның 22 гыйнварында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Идел буе районының 136 нчы мәктәбендә мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышлары үткәрде. Ярышларда «Салихҗан», «Солтан», «Рамазан», «Әҗем», «Ал», «Кабан арты», «Фәрхәд», «Әниләр», «Борнай», «Өметлеләр», «Ризван», «Гадел» мәчетләре, РИУ, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе вәкилләре катнашты.
Беренче урынга Сираҗев Рәмис (Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең III курс шәкерте) лаек дип табылды. Икенче урын — Сабитов Айдарга («Кабан арты» мәчете), өченче урын Фәррахов Рәшиткә («Ризван» мәчете) бирелде. Җиңүчеләргә дипломнар, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды дип хәбәр итте "Думрт.ру".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде