Узган җомгада күзе күрмәүче имам Фәнис хәзрәт Мингәрәев Казандагы «Әниләр» мәчетендә вәгазь сөйләде.
Фәнис хәзрәт башта Казан Ислам көллиятен, аннары «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлады, хәзер исә ул — РИУның читтән торып уку бүлеге студенты. Ул — Казанның «Сөләйман» мәчете каршындагы Сукырларны тернәкләндерү үзәге укытучысы. Фәнис хәзрәт «Джавс» дигән махсус компьютер программасы нигезендә, күзләре күрмәүчеләрне компьютер грамматикасына өйрәтә.
Ул эшләгән урында күзләре буенча инвалидлар дини белем алалар, тернәкләндерү курслары үтәләр. Бу кеше үзенең авыруын җиңә алды, кыен тормыш хәлләрен җиңеп чыкты һәм үзе кебекләргә тәҗрибәсен, белемен өйрәтә башлады.
Теләге булганнар «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды сайтына кереп тә аның вәгазьләрен тыңлый ала.
«Восточный маркет» газетасына реклама бирүчеләр шулай ук социаль яктан файдалы эштә катнаша. Аннан алынган керем сукырларны һәм бераз күзләре күрүчеләрне укыту-тернәкләндерү өчен тотыла.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде