Кичә 3 февраль — җомга көнне көндезге сәгать икедә «Мәрҗани» мәчетендә узачак.
Мөселманнар кавеме 4 февральдә — Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче көнендә Мөхәммәд Пәйгамбәрне зурлап искә ала. Рабигуль-әүвәл аен халыкта Мәүлет ае дип йөртәләр. Бу айда Мәүлет ашлары үткәрелә. Пәйгамбәребез тормышы өйрәнелә, күп салаватлар әйтелә.
Халкыбыз Мәүлет аен бик борынгыдан ук ай буе хөрмәтләгән. Күрше-күлән, туган-тумача, канкардәш арасында динебез кушканча шәфкать-миһербанлы булу тагын да арткан.
Хәзер дә Мәүлетне хөрмәтләп кичәләр үткәрелә. Шуларның берсен Казандагы «Мәрҗани» мәчете әһелләре белән берлектә «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы үткәрә. Кичә 3 февраль — җомга көнне көндезге сәгать икедә «Мәрҗани» мәчетендә узачак. Кичәдә имамнар, зыялылар, галимнәр чыгыш ясаячак. Килгән кунаклар мөнәҗәтчеләрне дә тыңлый алачаклар, дип хәбәр итә www.muslem.ru.
Чыганак: "Татар-информ"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел