«Коста Конкордия» суга батканнан соң, анда һәлак булучыларның саны 11гә җитте, тагын 24 туристның язмышы билгесез булып кала бирә.
Бәясе 500 миллион еврога якын булган лайнер 14 гыйнварга каршы төндә Италиянең Джильо утраулары ярыннан ерак булмаган урында су асты кыясына бәрелеп, бәлагә тарыды, берничә сәгатьтән соң ярым батты.
Кичә табылган җәсәдләрнең күбесенә судноның койрык өлешендә тап булганнар. Ә лайнерның әлеге урыны тулысынча суга баткан. Коткаручыларның сүзләренчә, суднода әле кешеләр кереп калырлык урыннар күп икән. Һәлакәт вакытында биредә 4200 турист, шул исәптән, 111 россияле булган. Бәхеткә, россиялеләрнең берсе дә югалмаган.
Узган сишәмбедә Италия суды судноның капитаны Франческо Скеттинога өйдән чыкмаска дигән карар кабул итте. Ул кешеләрне алдан уйлап эшләнмәгән үлемгә дучар итүдә шикләнелеп һәм пассажирларны эвакуацияләп бетергәнче үк корабльдән киткәне өчен гаепләнеп кулга алынды. Хәзер капитанга 15 ел төрмә яный.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел