Уфада Чаллы татар милли хәрәкәте әйдәманнарының берсе — Зиннур Әһлиуллин булып китте. Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре белән очрашуда ул Чаллыдагы милли хәрәкәт, иминлек хезмәтләренең басымы, Татарстандагы сәяси вазгыять турында сөйләде.
«Гадәттә хакимнәр кемгәдер, нәрсәгәдер таяна. Кемдер икътисадка, армиягә таянса, Владимир Путин иминлек хезмәтләренә таяна. Чаллыдагы иминлек хезмәтләре бөтен бизнесны кулларына алып киләләр. Алар канун белән дә исәпләшми. Мәсәлән, миңа иминлек хезмәтләре тырышлыгы белән җинаять эше ачылган иде, мин беркая да китмәскә култамга куйдым.
Шәхси эшләрем белән Казанга барырга туры килгәндә мәхкәмәдән рөхсәт алган идем. Шул турыда иминлек хезмәтләре тикшерүчесенә ирештердем, ул мәхкәмәгә шалтыратып рөхсәтне гамәлдән чыгару белән куркытты.
Без авызны ачып торсак, болар демократиянең «д» хәрефен дә калдырмаячак. Ягъни, аларга мәхкәмә карары да берни түгел. Сездә әле чагыштырмача тыныч. Бездә милли хәрәкәткә көчле басым булды, башта Дамир Шәйхетдинне хөкем иттеләр, аннан Кашаповка, Фәүзиягә мәхкәмә булды. Хәзер миңа чират җитте. Без инде чыныккан кешеләр, алардан курыкмыйбыз».
«Башка форматта эшли башладык»
Зиннур Әһлиуллин милли хәрәкәт вәкилләре сорауларына җавап бирде. «Сездә милли хәрәкәт ни өчен бүлгәләнгән?» дигән сорауга, ул шулай дип җавап бирде:
«Без башка форматта эшли башладык. Башка формат дигәнебез, вак-вак төркемнәрдән гыйбарәт. Сезнең кебек күпләп бер җиргә җыелсак, безне күзәтү җиңел була. Шуңа күрә вак-вак төркемнәргә бүлендек. Зур мәсьәләләрдә без бергә җыелабыз. Чебенне дә бит чүкеч белән үтереп булмый, безне дә берәм-берәм юк итү авыр».
Зиннур Әһлиуллин Татарстан Президенты турында да фикерләрен әйтеп, Рөстәм Миңнехановны Минтимер Шәймиевтән кыюрак дип атады. Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиев милли хәрәкәткә каршы эшләгән, монысы тыкшынмый. Шәймиевнең мәчетләргә кергәне дә булмаган, Рөстәм Миңнеханов мәчетләргә керүдән курыкмый. Зиннур Әһлиуллин моны Рөстәм Миңнехановның машинада узышчы булуы, кыюлыгы белән аңлатты дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел