Кышкы көннәр кыска, ә кичләре озын. Балаларның күбесе аны компьютер артында һәм телевизор янында үткәрә. Ә бу исә кайбер ата-аналарны борчуга сала.
Түбән Кама мәчете мәхәлләсе халкы балаларның кышкы каникулларын файдалы үткәрү өчен гыйбадәтханә имамына мөрәҗәгать итте. Мәчет җитәкчелеге бу изге эшкә тиз арада алынды.
Түбән Кама җәмигь мәчете әһелләре кышкы каникул вакытында оештырган лагерьга 19 малай һәм 20 кыз килде. Бу уеннар һәм тәрбияләү чаралары белән уздырылган гадәти лагерь иде. Ул 5 көн малайлар өчен, шуның кадәрле үк кызлар өчен үткәрелде. Балалар мәдрәсәнең тулай торагында төн кундылар, мәчет ашханәсендә тукландылар. Педагогик белеме булган вожатыйлар аларның ялын оста оештырды. Малайларга күбрәк спорт-күңел ачу чаралары, төрле бәйгеләр, экскурсияләр уздырылды. Күңел ачу чараларыннан тыш, аларга Коръәнне дөрес итеп уку дәресләре, дога кылу рәвешләре күрсәтелде, тәфсилләп аңлатылды. Азан конкурсы бик күңелле узды. Ир балалар бик тырышып кешеләрне намаз укырга чакыру догасын өйрәнделәр. Хәтта алар арасыннан башта җиңүчеләрне аерып алу да мөмкин булмады, чөнки һәммәсенең дә азаны матур килеп чыкты. Җиңүчеләрне билгеләү өчен өстәмә сораулар бирергә туры килде. Аңа хәтта олылар да тиз генә җавап бирә алмас иде. Әйтик, «салят» сүзе нинди «с» хәрефе белән языла? Гарәп телендә бу хәреф 3 төрле әйтелә ләбаса. Малайлар биредә — изге йортта үзләрен уңай яктан күрсәттеләр, үзләренә хас булганча, шаярып та алдылар. Бигрәк тә алар бүләк ителгән спорт сәгатьләренә, МПЗ плейерлар өчен куандылар.
Мәчеттә малайлардан соң кызларның лагеры оештырылды. Аларга тынычрак күңел ачу программасы төзелгән иде. Кызлар шулай ук изге китапны өйрәнделәр, рәсем ясау, кул эшләре белән шөгыльләнделәр. Аларның кулында ефәк гөлчәчәк (роза) тә чәчәк атты, пилмәннәр дә тәмлерәк килеп чыкты. Әлбәттә, кызлар да сикерергә, уйнарга ярата. Алар тауда чаңгы-чанада шудылар, башка төрле күңел ачу чараларында катнаштылар.
Дөрес, өйдә дә начар түгел. Шуңа күрә балалар мәчеттә 5 кенә көн булдылар, калган вакытларын өйдә үткәрделәр. Димәк, аларның каникулы ике өлешкә бүленде. Нәтиҗәдә, аларның кышкы яллары ике тапкырга арткандай тоелды.
Бу хакта безгә Фәнис Кадыйров хәбәр итте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел